Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Субботин: “Җитештерүчәнлеккә старт бирелсен өчен башлангыч капитал, ягъни дәүләт ярдәме булуы зарур”
Алексей Субботин: “Җитештерүчәнлеккә старт бирелсен өчен башлангыч капитал, ягъни дәүләт ярдәме булуы зарур”
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Предприятиеләр арасында хезмәттәшлекне тәэмин итү, заказлар алмашу максаты белән республикада субконтрактация җитештерү схемасы төзелә. Бүген аның мөһимлеге турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында кооперация үсеше мәсьәләсендә җаваплылык үзәге булып саналган “ТР җитештерү субконтрактациясе үзәге” оешмасы директоры Алексей Субботин сөйләде.
Иң элек, ул бу юнәлештә чит ил тәҗрибәсе кулланылганын билгеләп узып, икътисади яктан үсеш алган илләрдә теге яки бу предприятиедә җитештерелә торган продукциянең 60 процент өлеше технологик процесслар чылбыры һәм хезмәт объектлары буенча зур саналмаган оешмаларда әзерләнеп чыгарылуын уңай мисал итеп сыйфатлады. “Нәтиҗәдә чит илләр җитештерү технологиясенең камиллегенә ирештеләр. Безнең алда да шул бурыч тора”, - диде А. Субботин.
Бүгенге көндә Россиядә 40 тан артык субконтрактация үзәге эше оештырылган. Җитештерү кооперациясе системасы асылы нидән гыйбарәт соң? Алексей Субботин сүзләренә караганда, мисал өчен интернетта сызым һәм аның детальләре күпмегә бәяләнүе турында мәгълүмат урнаштырылган ди. Бу эшне башкара алучы предприятие заказчы белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә, базар икътисады үсеш ала. Заказчы үзләрен тәкъдим итүче предприятиеләрне сыйфаты, бәясе буенча сайлап ала. “Системадан куллану технологиясе җитештерүчеләр арасында гадәтигә һәм өстенлеклегә әверелмәде әлегә – безнең алда менә шул проблема тора”, - ди ул. Алексей Субботин финанслау өлкәсендәге проблемаларның комачаулавына да басым ясады.
ТР җитештерү субконтрактациясе үзәге җитәкчесе кооперациягә нисбәтле рәвештә, аутсорсингның машина, автомобиль төзелеше тармаклары өчен гадәтигә әверелгәнен билгеләп узды. “Танылган предприятиеләр үз маркаларын югалтмас өчен продукция сыйфатын яхшырту мәнфәгатен кайгырта. Комплектлаучы детальләрне башка оешма мәйданнарында җитештерү киң колач җәя. “КАМАЗ” ике ел элек үк югары сыйфатлы комплектлаучы детальләрне җитештерүчеләрдән сатып алырга әзер булуын белдерде, предприятиенең кайда урнашуы мөһим түгел”, - дип хәбәр итте Алксей Субботин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, “АВТОВАЗ” шулай ук комптеклаучы детальләр белән тәэмин итәргә әзер булган оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә риза. Ул 2010 елга илдә автомобильләргә ихтыяҗның 3,2 миллонга кадәр фаразлануын билгеләп үтте.
Машина төзелеше турында сөйләгәндә, Россия бу өлкәдә куәтле сәнәгый илгә әверелде. Машина төзелеше буенча проектлар үзен ким дигәндә өч елда аклый, бу срок 5-7 елны да тәшкил итәргә мөмкин. “Бүгенге көндә базар икътисадына күз салсак, машина төзелеш өлкәсендәге проектларның, төзелеш тармагы, куллану тауарлары, сәүдә, хезмәт белән чагыштырганда, көндәшлеккә сәләтле түгел. Бу башка тармакларда проектларның чыгымнары тиз арада каплануы белән аңлатыла. Шуңа күрә машина төзелеше өлкәсендәге проектларның хакы озак чыгарылуын исәпкә алганда, дәүләт ярдәменә өмет итәргә кала. Шәхси-дәүләт партнерлыгыннан башка уңышка ирешү мөмкинлеге түбән”, - дип саный Алексей Субботин.
“Теләсә-нинди комплектлаучы детальләрне җитештерү дөнья таләпләренә җавап бирерлек заманча технологияләрне, квалификацияле кадрларны сорый. Болары белән тәэминат финанс чараларына бәйле. Җитештерүчәнлеккә старт бирелсен өчен башлангыч капитал булу зарур”, - ди республиканың субконтрактация үзәге башлыгы.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Тайбинский билгеләп узганча, республиканың унлап районы “КАМАЗ” га комплектлаучы детальләр җитештерү мәсьәләсе буенча әлеге автопредприятие белән элемтәгә чыкты. Лениногорски бүгенге көндә “АВТОВАЗ” белән хезмәттәшлеген барлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз