news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Сорокин футбол мундиалендә куркынычсызлык хезмәтләренең итагатьле эшләүләрен әйтте

Аркадий Дворкович барлык хезмәтләрнең үз бурычын волонтерлар кебек башкаруларын билгеләп узды.

(Казан, 14 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатында куркынычсызлык бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Хезмәткәрләр үзен итәгатьле тотты. "Россия-2018"оештыру комитеты" оешмасы рәисе Аркадий Дворкович һәм генераль директор Алексей Сорокин 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерделәр.

Ул моңа җанатарлар паспортын кертү, яңа технологияләрдән файдалану, җанатарлары күпләп килгән башка илләр белән тыгыз хезмәттәшлек хисабына ирешелгәнен билгеләп узды. “Бу чемпионатны югары куркынычсызлык дәрәҗәсендә үткәрүгә этәргеч бирде. Барлык хезмәтләр үзара элемтдә торып эш итет. Бу бәһасез тәҗрибә”, - диде.

Оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин Аркадий Дворкович сүзен җөпләп, стадионнарда бер инцидент та булмаганын әйтте. “Әле ике көн бар-барын, ләкин бүгенгә нәтиҗә ясап шулай дияргә була. Миңа чит ил футбол коллегалары килеп, куркынычсызлык рамкалары янында торучы хезмәткәрләр елмаеп, итәгатьле итеп “рәхим итегез” дип әйтүче беренче ил бу, диделәр. Нәрсә эшләдегез сез алар белән? Мондыйны күргән юк иде диләр. Минемчә, бик шәп башкарып чыктылар үз эшләрен, тыныч кына, итәгатьле итеп”, - диде Сорокин.

Аркадий Дворкович янә сүзгә кушылып, барлык хезмәтләрнең волонтерлар кебек үк ягымлы караш белән, елмаеп, киң күңелле булып эшләгәннәрен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100