news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Савинов татарстанлыларга “Урман олимпиадасы” үткәрергә әзерләнергә тәкъдим итте

Ул республика урманчылыгының иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләде

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Татарстанда Лубьян урман хуҗалыгы техникумында урманчылар өчен бөтенроссия спорт олимпиадаларының берсе үткәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында республика урман хуҗалыгы җитәкчеләрен бүләкләү тантанасында Россия урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов белдерде.
Ул техникум директоры Мулланур Гобәйдуллинны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының мактау грамотасы белән бүләкләде һәм зур чара үткәрергә әзерләнергә тәкъдим итте.
Алексей Савинов шулай ук шәһәр яны һәм Саба урманчылыгы җитәкчеләренең дә эшен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot