news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Потапов "Ак Барс" командасы өчен беренче голын кертте

Уфада "Салават Юлаев" – "Ак Барс" матчы Казан командасының зур өстенлеге белән уза.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Уфада “Салават Юлаев” – “Ак Барс” командалары арасындагы уенның икенче периоды төгәлләнде. Әлегә исәп Казан командасы файдасына – 3:0.

Уенның икенче периоды “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Потапов өчен тарихи мизгел бүләк итте – ул Казан командасы өчен беренче алкасын кертте.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккей клубы 28 яшьлек һөҗүмче Алексей Потапов белән әле берничә көн элек кенә килешү төзеде. "Ак Барс"ка Түбән Новгородның “Торпедо” командасыннан күчкән уенчы Казан командасы өчен икенче уенын гына уздыра.

“Салават Юлаев” капкасына аннан тыш беренче һәм өченче алкаларны Владимир Ткачев белән Антон Глинкин кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100