news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты

Песошин искәрткәнчә, Үзбәкстанның Казанда Генераль консуллыгы ачылу сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Алексей Песошин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Үзбәкстанның Казанда Генераль консуллыгы ачылу сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Генераль консул, үз чиратында, бүгенге көндә Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек динамик үсеш кичерүен билгеләп үтте. 2018 елда Россия һәм Үзбәкстан арасында беренче төбәкара хезмәттәшлек форумын үткәрү дә моңа ярдәм итте. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Форум кысаларында берничә килешү имзаланды.

Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы куелган бурычларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, дип өстәде Фәриддин Насриев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot