news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Юлларның сыйфатын яхшырту – төп бурычларның берсе

Татарстан Республикасы Премьер-министры юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Алексей Песошин: Юлларның сыйфатын яхшырту – төп бурычларның берсе
https://tatarstan.ru

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Сәламләү сүзендә Алексей Песошин билгеләгәнчә, юлларның сыйфатын яхшырту — бүгенге көндә республика юл комплексы алдында торган төп бурычларның берсе. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексында узды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, юл төзелеш сыйфатына заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, асфальт-бетон катнашмасы составына төрле өстәмәләр кертү уңай йогынты ясый.

Утырыш кысаларында Sika компаниясе вәкилләре үзләренең материалларын Зур Казан боҗрасы төзелешендә кулланганнары турында сөйләделәр. Юл төзелешендә химия һәм нефть химиясе продукцияләрен куллануны киңәйтүгә юнәлтелгән үзенең фәнни-инновацион эшләнмәләрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итте. Шул исәптән, күпер корылмалары өчен корыч арматураларны полимеркомпозитлыга алыштыру.

«Автодор-Инжиниринг» компаниясе битум материаллары һәм асфальт-бетон катнашмаларын лабораторияара чагыштырма сынаулар уздыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Чагыштырма сынауларның төп максаты — тикшеренүләрнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү.

Алга таба түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларга күпер корылмалары төзелеше һәм ремонты өчен кирәкле бик нык Ductal фибробетонын тәкъдим иттеләр. Әлеге материалның төп өстенлекләре: гидроизоляция, хлоридларга һәм карбонизациягә чыдамлыгы, зур транспорт йөкләнешен кабул итә алуы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100