news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасын ачты

Поликлиника 11 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты.

Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау учреждениесе тәүлегенә 200 кеше кабул итүгә исәпләнгән. 2021 елның июлендә башланган төзелеш сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барылды. Бу максатларга Россия бюджетыннан 326,1 млн сум бүлеп бирелгән.

Декабрьгә төзүчеләр өч катлы бинаны төзеп бетерде. Поликлиника 11 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Ачылу тантанасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot