Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Ялган "больничный" кәгазьләре бирү очракларына чик куярга кирәк
Узган ел нәтиҗәләре буенча фонд "больничный" кәгазьләре бирү тәртибен бозуның 1 мең 202 очрагын ачыклаган.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Ялган "больничный" кәгазьләре бирү очракларына чик куярга кирәк, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең йомгаклау коллегиясендә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча фонд "больничный" кәгазьләре бирү тәртибен бозуның 1 мең 202 очрагын ачыклаган. Барлыгы 318 мең 699 документ тикшерелгән. Нәтиҗәдә, эш бирүчеләргә 755 мең 840 сумлык дәгъва белдрелгән, дип хәбәр итте РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.
«Нигездә, больничный кәгазен бирү вакыты бозыла, икенче сәбәп – аны табиблардан башка гына озайту. Шул рәвешле, больничный кәгазе яраксыз дип табыла», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз