Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Ялган алкоголь җитештерү һәм сату проблемалары әле һаман саклана
Премьер-министр фикеренчә, бу өлкәдә тәртипне законнарны кырысландырып кына урнаштырып була.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, ялган алкоголь җитештерү һәм сату проблемалары әле һаман саклана. Бу хакта ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
Тулаем алганда, Хөкүмәт җитәкчесе республиканың алкоголь базарында җинаятьчелекне киметү буенча хокук саклау органнары уңышын билгеләп үтте. Шулай да, аның фикеренчә, системалы эшкә карамастан, ялган алкоголь җитештерү һәм сату проблемалары әле бар.
Песошин әйтүенчә, законнарның йомшаклыгы шуңа китерә. Намуссыз эшмәкәрләр шуннан файдаланып, бюджетка да, халык сәламәтлегенә дә зыян китерә.
Премьер-министр, бу өлкәдә тәртипне, комарлы уеннарга каршы көрәш мисалында, законнарны кырысландырып кына урнаштырып була, дип саный. Ул алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә катнашу факты буенча җинаять җаваплылыгы кертү кирәклеген әйтте.
2018 елда Татарстанның полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 97,2 мең литрдан артык ялган алкоголь һәм спиртлы продукция йолып алган. Республика территориясенә ялган алкоголь керткән 7 зур канал ябылган, легаль булмаган җитештерү белән шөгыльләнгән 8 канал юкка чыгарылган.
Сентябрь аенда Казан һәм Яшел Үзәндә яшәүче алты кешелек төркем эшенә чик куелган. Алар Ульяновск өлкәсеннән спирт кертеп, аны аракы рәвешендә сатуга чыгарган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, легаль булмаган алкоголь продукциясен җитештерүче 5 нокта юкка чыгарылган, 17,2 тоннага якын ялган алкоголь продукция һәм контрафакт җитештерү өчен җайланмалар алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз