news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин яңа уку елы башлануга әзерлек турындагы киңәшмәдә катнашты

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында фикер алышты.

Алексей Песошин яңа уку елы башлануга әзерлек турындагы киңәшмәдә катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашты. Анда белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференция элемтә режимында узды. Залда шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һ. б. булды.

Киңәшмә барышында Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинның яңа уку елында мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру, шул исәптән аз комплектлы мәктәпләрдә дә; шулай ук сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга түләүләр турында искә төшерде. Ул хәбәр иткәнчә, моның өчен федераль бюджетта барлык финанс ресурслары каралган.

Уку елы башлану буенча мәсьәләләр санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып каралды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100