news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Хәзерге вакытта Казанда шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча җитди эш алып барыла.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Татарстан Хөкүмәте йортында үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Казанда шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча җитди эш алып барыла.

“Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү Яңа Татар бистәсен, склад биналарын һәм сәнәгать җитештерүен шәһәр территориясеннән читкә чыгарып, комплекслы яңартуны күздә тота. Бу мәйданчыкта тарихи, мәдәни һәм табигый-ял итү объектларын саклап, Казанның яңа бизнес-үзәген булдыру планлаштырыла.

“Концепцияне әзерләү эше Казан башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Малайзия-Россия консорциумы тарафыннан бергә алып барылды”, – диде Алексей Песошин.

Үзенең чыгышында APUDG идарәче директоры һәм архитектор Норлиза Хашим Казан икътисад районының мастер-план концепциясен тәкъдим итте.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республика вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100