news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Яңа Чишмә район суды ачылышында катнашты

Яңа Чишмә район судын капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Чишмә районында төзекләндерелгән район суды бинасын ачуда катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән яңа чишмәлеләрне заманча суд бинасы барлыкка килү белән котлады.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, монда судьяларның яхшы шартларда эшләвенә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Үз чиратында, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов республика җитәкчелегенә район үсешенә игьтибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа Чишмә район судын капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр бинаны, судьяларның эш бүлмәләрен, залны һәм башка бүлмәләрне карадылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot