news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Волгоградта төзелеп килә торган стадион белән танышты

Татарстан Хөкүмәте башлыгы стадионның үзенчәлекле корылышына игътибар итте.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Волгоградта төзелеп килә торган стадионны карады. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк, Алексей Песошин бүген эшлекле сәфәр белән Волгоградка килде. Биредә стадион футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан төзелә. Моннан тыш төзелеш кысаларында Волгоградның яр буенда пляж да барлыкка киләчәк.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы стадионның үзенчәлекле корылышына игътибар итте.

«Мондый структура тормышка ашыру өчен катлаулы, ләкин, күреп торасыз, эшләр уңышлы бара. Татарстан әлеге этапны 2012-2013 елларда – Казанда җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында яңа футбол стадионы төзелгәндә узды. Быел без Конфедерация кубогын әзер стадионда кабул иттек. Волгоградта стадион төзүчеләргә һәм өлкә хакимиятенә уңышлар телим. Соңгы адымнар һәрвакыт авыр була. Без сезнең стадион белән таныштык, эш күләмен һәм төзелештә катнашучылар санын бәяләдек», – дип белдерде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100