news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты

Очрашу барышында ике як алга таба хезмәттәшлек, булган хезмәт элемтәләрен ныгыту турында сөйләште.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара республиканың Хөкүмәт йортында үтте. Анда шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашкан.

Очрашу барышында ике як алга таба хезмәттәшлек, булган хезмәт элемтәләрен ныгыту турында сөйләште, диелә хәбәрдә.

Белешмә өчен: Венгриянең Казандагы генераль консуллыгы 2015 елның апрелендә ачылды. Консул округына Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Чуваш Республикасы, шулай ук Самара, Ульян, Киров һәм Оренбург өлкәләре керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100