news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды

Татарстан - Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә лидерларның берсе, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Алексей Песошин “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышында төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында сөйләде.

Цифрлы трансформация турында сөйләгәндә, Роман Шәйхетдинов 2016 елның декабрендә Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында цифрлы икътисадны үстерүдә масштаблы системалы программаны эшләтеп җибәрү кирәклеген җиткерүен искә төшерде. Аннан 2017 июлендә Россия Хөкүмәте “Россия Федерациясендә цифрлы икътисад” программасын биш юнәлештә раславын җиткерде.

Җитештерүне автоматлаштыру системасы, робототехника, ЗD-басма – болар барысы да безнең тормышка килеп керде, диде Роман Шәйхетдинов. Барысы да югары технологияләргә күчә бара. Корпорацияләр нәтиҗәлелекне арттыруга һәм күп кенә эшләрне автоматлаштыруга омтыла. Боларның барысын да цифрлы икътисад формалаштыра.

Германиядә “индустрия 4.0” термины барлыкка килде. Ул күпчелек очракта җитештерү икътисадына кагыла.

“Татарстанның, Россия субъекты буларак, хәзерге вакытта булган инновацияләр авангардында калуы мөһим, - диде Роман Шәйхетдинов. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясен җитәкләгәч,  бигрәк тә”.

Аның сүзләренчә, Татарстан - Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә лидерларның берсе. Монда, цифрлы икътисадка күчү өчен, уңай шартлар тудырылган.

Ул Татарстанда төп юнәлешләрдән – цифрлы сәламәтлек саклау, цифрлы геотирәлек, акыллы шәһәр һәм башкалар буенча концепция эшләнүен әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100