Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: цифрлы индустрия елдан-ел куәтле интеллектуаль мәйдан була бара
Татарстан Премьер-министры "Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия" еллык конференциясен ачты.
(Иннополис, 24 май, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Иннополис шәһәрендә “Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия-2017” конференциясен ачты. Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде.
“Россия сәнәгатендә цифрлы индустриянең елдан-ел цифрлы технологияләр өлкәсендә төп мәсьәләләрне чишүдә куәтле интеллектуаль мәйдан була баруын күрү күңелле. Россия Федерациясе, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә һәм, әйтми мөмкин түгел, "Ростех" корпорациясенең зур ярдәмендә шактый перспективалы проектлар эшли", – диде ул.
Алексей Песошин форум мәйданнарында чыгарылган нәтиҗәләр IT-тармакта дәүләт карарларын кабул итүгә уңай йогынты ясар, дип ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз