news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин торак йортларда капиталь ремонт тәмамланмау сәбәпләрен ачыкларга кушты

2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2,4 млн торак файдалануга тапшырылган, бу планның 100,3 процентын тәшкил итә.

Алексей Песошин торак йортларда капиталь ремонт тәмамланмау сәбәпләрен ачыкларга кушты
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы хәзергә кадәр тәмамланмау сәбәпләрен ачыкларга йөкләде. 974 объектның унысы әле дә файдалануга тапшырылмаган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә төзелеш программасы үтәлеше турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, төзелеш өлкәсендәге 38 республика программасының 32 гамәлгә ашырылган. 28 декабрьгә 974 күпфатирлы йортның 964ендә эшләр төгәлләнгән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2,4 млн торак файдалануга тапшырылган, бу планның 100,3 процентын тәшкил итә.

28 декабрьгә республикада 112 амбулатория-поликлиника биналарының 9 объектында капиталь ремонт бара, калганнары файдалануга тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot