news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин тимер юлчыларны Россия тимер юллары ярышында җиңү белән котлады

Татарстан Премьер-министры Куйбышев тимер юлы коллективының җиңүенә багышланган чарада катнашты.

Алексей Песошин тимер юлчыларны Россия тимер юллары ярышында җиңү белән котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия тимер юллары хезмәт коллективларының челтәрдә узган ярышында Куйбышев тимер юлының җиңүенә багышланган чарада катнашты. ТР Хөкүмәте сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Алексей Песошин тимер юлчыларны беренче урын алулары белән котлады һәм республиканың социаль-икътисади үсешендә Куйбышев тимер юлының әһәмиятен билгеләп үтте», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Республикада Куйбышев тимер юлының озынлыгы 849 километр тәшкил итә. Төбәктә Түгәрәк Кыр, Зәй, Әлмәт, Писмән, Ютазы, Урыссу станцияләрендә алты тимер юл вокзалы, Россия тимер юллары филиалында 65 пассажир утырту платформасы һәм Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Бөгелмә станцияләрендә федераль тимер юл вокзаллары дирекциясенең дүрт вокзалы бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100