news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесе Виталий Вотолевский белән очрашты

Яклар Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына вокзал комплексларын әзерләү барышы турында фикер алышты.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия тимер юллары” җәмгыте филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесе Виталий Вотолевский белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына вокзал комплексларын әзерләү барышы турында фикер алышты. Аерым алганда, республика башкаласына тамашачыларны тимер юл транспорты белән китерү эшчәнлеге буенча оештыру мәсьәләләре каралды.

Аерым игътибар чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot