news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Теләче районында хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру буенча эшләргә кушты

«Гражданнарның төп керем чыганагы — хезмәт хакы. Һәм без аның лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин Теләче районында хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру буенча эшләргә кушты
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Теләче муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Ул районда хезмәт хакын арттыру буенча эшләргә кушты.

Халыкка социаль ярдәм чаралары турында сөйләгәндә Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, узган ел республикада бу максатларга 23 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән, һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, балалы гаиләләргә Пенсия фонды аша 6,5 млрд сум акча бирелгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гражданнарның төп керем чыганагы — хезмәт хакы. Һәм без аның лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш. Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2 нче урында. Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 43 394,5 сум тәшкил итте (2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча). Теләче районында уртача хезмәт хакы — 29,8 мең сум. Бу күрсәткеч буенча сез республика шәһәрләре һәм районнары арасында 44 нче урында гына», — диде Песошин.

Премьер-министр ассызыклаганча, «район хакимиятенә эш бирүчеләр белән эшне көчәйтергә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруны, районда бер генә кешене дә, бигрәк тә күп балалы гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмыйча, ярлылык дәрәҗәсен киметүне тәэмин итәргә кирәк».

Хисап сессиясе башланганчы Алексей Песошин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов биредәге җитештерүчеләрнең продукциясе белән танышты. «Теләче» сәнәгать мәйданчыгы — паркы, табигый газны сыекландыру комплексы төзелешен карады.

«Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә тиеш. Районда мондый проектларның булуы — бик мөһим. Яңа производстволарны ачу яңа эш урыннары булдырырга, гражданнарның керем дәрәҗәсен күтәрергә, муниципалитетның икътисадын һәм салым базасын ныгытырга мөмкинлек бирә», — диде ул.

Моннан тыш, районга авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Узган ел әлеге рейтингта район 29 нчы урынны гына алган (2020 елда — 8 нче урын.). Моның сәбәбе — КФХларга, мини-фермаларга һәм кооперативларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында пассив катнашу, дип искәртте ул.

Соңыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры район хакимиятенә, депутатлар корпусына, җирлек башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, Теләче районында яшәүчеләргә көндәлек киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100