news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин «Татмедиа» агентлыгының яңа башлыгы белән очрашты

Бүген ТР Президенты Айдар Сәлимгәрәевне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләү турында указга кул куйды.

Алексей Песошин «Татмедиа» агентлыгының яңа башлыгы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Айдар Сәлимгәрәевны билгеләнүе белән котлады һәм яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләде», - диелә хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Элегрәк Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән иде.

  • Айрат Зарипов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, «Татмедиа» агентлыгы башлыгы вазифасыннан азат ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot