news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Татарстанның үсеш нигезе – халыкларның бердәмлегендә

ТР Премьер-министры 61 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алексей Песошин: Татарстанның үсеш нигезе – халыкларның бердәмлегендә
tatarstan.ru

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

«Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, бары тик Россия халкының берләшүе генә илдә тотрыклылык хөкем сөрүенә һәм халыкара дәрәҗәдә зур җиңүләргә китерә. Үз чиратында, Россиянең әйдәп баручы субъектларыннан берсе булган Татарстан Республикасы мәдәни традицияләрнең күпкырлылыгы белән аерылып тора. Ул - үз территориясендә яшәүче халыкларның берләшүендә уникаль үрнәк. Республикабызның социаль-икътисади үсеш нигезе - нәкъ менә шушы бердәмлектә», - диде Премьер-министр.

Барлыгы 61 кеше – сәнәгать, төзелеш, транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, мәгариф, спорт, социаль, медицина өлкәләрендә эшләүчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, көч, дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре, шулай ук хезмәт ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары Максим Денисов Россия Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бүләкне ул үзенә карата зур хөрмәт билгесе дип атады.

  • Россиядә Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көненең рәсми хэштегы - #мыедины.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100