news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстанның хакимият органнары өчен мәгариф программасын ачуда катнашты

Әлеге чара Казан янында Югары Ослан районының "Зөя калкулыклары" мәйданында узды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнары җитәкчеләре өчен “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча “Татарстан Республикасының проектлар белән стратегик идарә итү моделе” темасына мәгариф программасы ачылышы булды.

Әлеге чара Казан янында Югары Ослан районының "Зөя калкулыклары" мәйданында узды. Чара ачылышында “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

“Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов, мәгариф программасын ачканда Татарстанның федерация төбәкләре арасында проектлы идарә итү буенча лидерларның берсе булуын ассызыклады.

"Сез җитди күп санда проектларны тормышка ашырдыгыз. Һәм аларның масштабы республика белән генә чикләнми. Барлык проектлар да – уңышлы", – диде ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин программада катнашучыларны сәламләп, "Сколково" мәктәбе командасы республика өчен яңа мәгариф программасы булдырды, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100