news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин татарстанлыларны Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлады

Беренче вице-премьер республика үсешендә ачышлар, уйлап табулар мөһим роль уйный дип саный

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле тикшеренүчеләр, уйлап табучылар һәм рационализаторлар! ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык инноваторлар, яңа идеяләр белән янып йөрүчеләрне Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән ихластан котлыйм! Бөтен заманнарда да уйлап табучылар дөньяны баеткан, ил һәм милләтләрне таныткан, бөтен кешелек файдалана торган эшләнмәләр булдырган", - диелгән котлау текстында.

А.Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан - куәтле фәнни-техник потенциалы булган зур белем бирү төбәге. Фәнни-тикшеренү оешмалары, инновацион үзәкләр хезмәткәрләре, республиканың әйдәп баручы уку йортларының профессор-укытучылар составы, шулай ук уникаль эшләнмәләрне тәҗрибәләрендә кулланучы табучы яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар фән үсешенә зур өлеш кертә.

"Һәр ачыш, уйлап табу, рационализаторлык карары, инновацион төбәк булган Татарстан Республикасы үсешендә төп рольне уйный. Бүген без барлык кызыксынучан кешеләргә үзенчәлекле башлангычлар һәм хезмәт яратучан, түзем һәм үзсүзле булганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең иҗат дәртегез алга таба да ил технологияләрен үстерүгә ярдәм итсен. Сезгә сәламәтлек, иминлек, яңа идеяләр һәм көтеп алынган ачышлар телим", - дип мөрәҗәгать итә А.Песошин татарстанлыларга.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot