Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин татарстанлыларны Россия гражданлык авиациясе көне белән котлады
Бүген гражданлык авиациясе илнең һәм республиканың икътисади үсешендә зур роль уйный, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Россия гражданлык авиациясе көне белән котлады.
“Хөрмәтле гражданлык авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Россия гражданлык авиациясе көне белән котлыйм!
Бүген гражданлык авиациясе илнең һәм республиканың икътисади үсешендә зур роль уйный. Безнең авиация предприятиеләренә пассажирларны йөртү һәм йөкләрне ташу буенча социаль җаваплылык йөкләнә. Сезнең һөнәр ияләре куелган максатларга омтылучан булулары белән аерылып тора. Сезнең көндәлек хезмәтегез җаваплы, белемле булуны, иң катлаулы хәлдән чыгу юлларын таба белүне таләп итә.
Тармакның төп бурычы үзгәрешсез кала – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Экипаж, диспетчерлар һәм аэропорт комплексының барлык хезмәткәрләре билгеләнгән максатларга ирешү һәм пассажирларның ышанычын аклада барлык көчен куячагына ышанам.
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарын гражданлык авиациясе предприятиеләренең җитәкчеләрен һәм барлык персоналны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сөзгә һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, аяз күк, эшегездә уңышлар телим”, - дип белдергән ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз