Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин татарстанлыларны Машина төзүчеләр көне белән тәбрикләде
Татарстанда 3 меңнән артык машина төзү оешмасы бар, аларда барлыгы 120 меңгә якын кеше эшли.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Машина төзүчеләр көне белән тәбрикләде. Ба хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Машина төзү - республиканың әйдәп баручы тармакларының берсе. Ул 3 меңнән артык оешманы үз эченә ала. Анда барлыгы 120 меңнән артык кеше хезмәт куя.
“Республиканың машина төзүчеләре осталыклары, җаваплы һәм сайлаган хезмәтләренә тугры булулары белән аерылып тора. Алар җәмәгатьчелектә танылуга һәм хөрмәткә лаек”, - диде Премьер-министр.
Машина төзү – икътисадның база тармакларын техник яктан яңача коралландыруга һәм инновацион үсешенә мөһим ресурс булып тора, дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.
“Хөрмәтле машина төзүчеләр, сезгә яңа үрләр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барысы да яхшы булуын телим”, - дип тәмамлады котлау сүзләрен Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз