news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстанда төзелеш, төзекләндерү эшләре турында сөйләде

Премьер-министр төрле өлкә объектларының ничәсендә эшләр төгәлләнгәнен әйтте.

 

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда гамәлгә ашырыла торган республика программалары кысаларында төзелеш, төзекләндерү эшләре турында бүген журналистларга Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.

Ул 2018 елның 8 ае эчендә 72 күп катлы торак йорт төзелгәнен әйтте. Аларның мәйданы 561 мең квадрат метр. Гомуми мәйданы 621,4 мең квадрат метр булган 4 мең 970 аз катлы индивидуаль торак төзелгән. Социаль ипотека һәм арендалы торак программалары буенча 2 мең 893 фатир кулланышка кертелгән. Мәйданы 158,5 мең квадрат метрга якын.

Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, 65 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 чаңгы базасы сафка баскан. 4 авыл клубы төзелгән, тагын 24ен төзү дәвам иттерелә. 41 фельдшер-акушерлык пункты, 11 табиб амбулаторие төзелә. 10 авыл җирлекләре башкарма комитетлары бинасы пәйда булачак. "14 муниципаль мәктәп капиталь төзекләндерелгән, тагын 2 объектта эшләр тәмамлану алдында. 7 коррекцион мәктәптә эшләр төгәлләнеп килә. 61 балалар бакчасы төзекләндерелә, 33ендә эшләр дәвам итә. 15 балалар сәламәтләндерү лагере, 21 яшүсмерләр клубы (7 объектта эш дәвам иттерелә), 1 яшьләр үзәге, 2 ресурс үзәге әзер, 9 объектта эшләр дәвам иттерелә", - дип сөйләде Песошин.

Аның сүзләренчә, 17 муниципаль архив бинасына ремонт ясалган, 2 объектта эшләр бара. Мәдәни билгеләнешле 19 объект төзекләндерелгән, 23е тәмамлану стадиясендә. 14 социаль хезмәт стационар оешмасында эшләр азагына якынлашкан, 20 объектта эшләр алып барыла. Төзекләндерү эшләре тәмамланган 5 амбулатор-сырхауханә учреждениесе исәпләнә, 101 объектта эшләр бүгенгәчә дәвам итә. "Һәркемгә уңайлы мохит" программасы буенча 5 объект үзгәртеп корылган, 20 объектта эшләр төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы идарәләре һәм ветеринария берләшмәләрнең 45 бинасы ремонтланган.

Ашыгыч медицина ярдәм станциясе һәм хастаханәләрнең 2 объектында, 31 башкарма комитет бинасында эшләр үткән. 2018 ел программасына кертелгән 995 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт дәвам иттерелә. Аларның үтәлеше бүген 42-43 процент тәшкил итә. 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, 5 һәм аннан күбрәк бала үстерүче 26 күп балалы гаилә, 64 ятим бала яшәү шартларын яхшырткан.

Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итүгә 93 млн сумнан артык суммага 47 субсидия бирелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100