news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Татарстанда суд приставлары хезмәтенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

РФ Юстиция министрлыгы боерыгы белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе итеп Игорь Безуевский билгеләнде.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча яңа җитәкчесен - Игорь Безуевскийны коллективка тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

«Игорь Безуевский озак еллар Суд приставлары хезмәтендә эшли. Ведомство аның җитәкчелегендә үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәр дип ышанам», - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин шулай ук идарәнең салым буенча бурычларны түләттерү, хезмәт өчен түләү, алиментлар һ.б. юнәлешләрдә җитди эш алып баруын искәртте. «Суд приставлары хезмәте республикада законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш кертә», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы РФ Юстиция министрлыгы боерыгы белән Игорь Безуевскийның Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot