news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Татарстанда пляж регбиен үстерү өчен бүләккә ия булды

Премьер-министр Россия регби федерациясенең 2017 ел сезонын йомгак ясау тантанасында республика данын яклады.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада спортның бу төренең пляж юнәлешен үстерү өчен Россия Регби федерациясе бүләгенә ия булды. Хөкүмәт җитәкчесе Россия регби федерациясенең 2017 ел сезонына йомгак ясау тантанасында республика данын яклады. Чара 22 декабрьдә кич Мәскәүдә узды.

Тантанада билгеләп үтелгәнчә, өченче ел рәттән Казан командасы пляж регбие буенча Россия чемпионатында, ике тапкыр шул дисциплина буенча Россия Кубогында җиңә, 2017 елның июлендә Европа чемпионатында Италия җыелма комансына лаеклы каршы торып, 5:6 исәбе белән генә җиңелә.

Тантанада 13 номинация буенча бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot