news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Татарстанда эш белән мәшгульлек Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак

“Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту – төп бурычлар”, - диде Хөкүмәт башлыгы.

Алексей Песошин: Татарстанда эш белән мәшгульлек Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак
tatarstan.ru

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе, Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, югарырак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

"2018 елда Татарстанда хезмәт базарында вәзгыять тотрыклы. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерү кирәк. Демографик вәзгыятьне һәм эшкә сәләтле кешеләр саны елдан ел кимүен исәпкә алганда, икътисадны кадрлар белән тәэмин итү буенча безнең алда катлаулы бурычлар тора. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту – төп бурычлар”, - диде Хөкүмәт башлыгы.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2018 елда Татарстанда халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе 62 процентка якын, ИФОда - 59,4 процент, Россиядә – 60 процент.

Гомуми эшсезлек түбән – ел ахырына фаразланган күрсәткеч - 3,3 процент. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,5 процент (РФ – 0,9 процент, ИФО – 0,8 процент). Эшсезләрнең 60 проценты – хатын-кызлар, 15 проценттан артыгы – 16 яшьтән 29 яшькәчә кешеләр.

Ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, эш белән тәэмин итүчеләр мәшгульлек үзәкләренә 38 мең вакансия булуы турында хәбәр иткән. Бер эшсезгә өч вакансия туры килә дигән сүз. Кадрларга ихтыяҗ аеруча төзелеш, эшкәртү сәнәгате, дәүләт идарәсе, транспортировкалау, саклау һәм сәүдә өлкәләрендә күзәтелә.

2018 ел башыннан мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан 41 мең кеше эшкә урнаштырылган. Бу мөрәҗәгать итүчеләрнең 66 процентын тәшкил итә. 2018 елда республикада 2 млн нан артык эшләүче кеше теркәлгән. Икътисадта шуларның 97 проценты мәшгуль.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100