news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең бурычларын атады

Яшьләр хөкүмәте республиканың власть органнарының кадрлар резервын оештыру мәйданы булырга тиеш, диде Премьер-министр.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең төп бурычларын атады. Ул аларны Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча координация советы һәм ТР Яшьләр хөкүмәте утырышында әйтте.

“Яшьләр үзәгенә бердәм мәгълүмат кыры булдыру буенча система оештырырга кирәк. Ул яшьләр берләшмәләре һәм Татарстан Хөкүмәте белән элемтәче звено булырга тиеш. Тәҗрибә уртаклашу һәм илнең башка төбәкләре белән тыгыз үзара элемтә булдыру эшен дә көчәйтергә кирәк. Яшьләр хөкүмәте республика хөкүмәтенең барлык баскычлары өчен дә хезмәткәрләрнең резерв кадрын булдыру мәйданы да булырга тиеш”, - диде А. Песошин.

Хәзерге вакытта Яшьләр хөкүмәтенең еллык үсеш концепциясен төзү эше бара. Анда билгеләнгән төп миссия – Татарстан Хөкүмәте һәм яшьләр берләшмәләре белән конструктив элемтә мәйданы булдыру, диде ТР Яшьләр хөкүмәте аппараты җитәкчесе Алла Абросимова.

А.Абросимова белдерүенчә, Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең бер юнәлеше сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100