news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: “Татарстан үсешен аның югары миграцион җәлеп итүчәнлеге билгели”

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкручы Алексей Песошин миграция мәсьәләләренә багышланган Халыкара конференциядә чыгыш ясады.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкручы Алексей Песошин Казан «IT-park» базасында 26-27 сентябрь көннәрендә узучы Халыкара “Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә миграция. Заманча караш, инновация тәҗрибәсе” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында чыгыш ясады.

ТР Хөкүмәте һәм үз исеменнән ул миграциягә бәйле актуаль проблемаларны чишүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга багышланган конференция кунакларын сәламләде.

«Миграциягә бәйле үзара бәйләнештә булу Россия Федерациясенең барлык субъектларына да хас, – дип билгеләп үтте А. Песошин. – Татарстан Республикасы да биредә искәрмә түгел. Төбәкнең динамик үсешен аның югары миграцион җәлеп итүчәнлеге билгели. Бу бездә эшләү һәм яшәү  өчен комфорт шартлар тудырылу белән аңлатыла. Республиканың хезмәт базарында икътисади һәм социаль үзенчәлекләрне истә тотканда, миграция агымын көйләү мәсьәләләре аеруча мөһим».

Песошин эшче мигрантлар буенча фараз булдыру, квалификацияле белгечләрне озак вакытка тартуда шартлар тудыру кирәклеген билгеләде. Шуның белән бергә спикер республикага килүче мигрантларны хокукый адаптацияләүгә, социаль, мәдәни мәсьәләләргә игьтибар бирергә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, конференция башланганчы РФ Хөкүмәтеннән Таҗикстанга «КАМАЗ» автомобиле базасында мобиль медицина диагностика комплексы тантаналы рәвештә тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100