Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Илебезнең прокуратурасы һәрвакытта да көчле һәм гадел булуы белән аерылып торды, диде Татарстан Премьер-министры.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Россия прокуратура хезмәткәрләре көне бүген, 12 гыйнварда, билгеләп үтелә.
«Безнең илебезнең прокуратурасы һәрвакытта да көчле һәм гадел булуы белән аерылып тора. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисади иреген, дәүләтнең законлы ихтыяҗларын саклау турыдан-туры сезнең хезмәтегезгә бәйле.
Сезнең хезмәтегез югары һөнәри һәм шәхси сыйфатлар булуын таләп итә, һәрвакытта да диярлек шактый куркыныч була һәм тәвәккәллек таләп итә. Сезгә катлаулы, ләкин намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Татарстан Республикасы Прокуратура органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, имин тормыш һәм киләчәктә уңышлы эшчәнлек телим”, - диелә республика Хөкүмәте башлыгының котлау мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз