news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Казандагы сайлау участокларының берсендә тавыш бирде.

Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Казанда 241нче сайлау участогында Четаев урамындагы 143нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә тавыш бирде.

11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә республикада Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза. Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын, ә Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot