news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Татарстан һәм Латвия багланышларына яңа импульс бирергә кирәк

Татарстан Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте Йортында Россиядәге Латвия илчесен кабул итте.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Латвиянең эшлекле элемтәләрне һәм товар әйләнешен үстерүдә мөмкинлекләре бик зур. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россиядәге Латвия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Марис Риекстиньш белән сөйләшү барышында әйтте.

Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан өчен Латвия — мөһим партнер. «Латвия белән номенклатураны киңәйтүдә, сәүдә күләмен үстерүдә кызыксыну бар. 2018 ел йомгаклары буенча ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 220 млн АКШ долларын тәшкил итте. 2019 елның икенче квартал нәтиҗәләре буенча тышкы товар әйләнеше 77,3 млн АКШ доллары булды», — диде Песошин.

Премьер-министр Татарстан белән Латвия арасында ике яклы сәфәрләр саны соңгы вакытта артуын әйтте. Алексей Песошин Татарстан һәм Латвия багланышлары үсешенә яңа импульс бирергә кирәк, диде Россиядәге Латвия илчесенә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Премьер-министры кыскача республиканың төп икътисади күрсәткечләре, аеруча нефть табу, нефтехимия, автомобиль, самолет, вертолет, суднолар җитештерү турында сөйләде.

Россиядәге Латвия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Марис Риекстиньш Латвиянең Россия төбәкләре белән үзара багланышларына зур әһәмият бирүен әйтте. Аның сүзләренчә, эшлекле элемтәләр алышуда, башка юнәлешләрдә тыгыз хезмәттәшлек өчен перспективалар бар.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Латвия делегациясе Казанга иртәгә, 11 сентябрьдә узачак «Татарстан-Латвия» эшлекле форумында катнашу өчен килгән.

Латвия кунаклары өчен эшмәкәрләр белән ике яклы очрашулар, делегация әгъзалары өчен Инвестиция үсеше агентлыгында республиканың икътисади мөмкинлеге презентациясе үткәреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100