news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан халкын Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады

«Иң катлаулы вакытларда да прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре һәрчакта үз эшенә тугры, гадел булды, Туган илгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт итте», — ди Песошин.

Алексей Песошин Татарстан халкын Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады
Михаил Захаров

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хөрмәтле Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйм», — мөрәҗәгать итте Песошин.

Алексей Песошин Россия прокуратурасының үзенең билгеләнешен — законның өстенлеген, ил халкының конституцион хокуклары һәм иреге үтәлешен тәэмин итү бурычын ышанычлы итеп раславын искәртте.

«Иң катлаулы вакытларда да прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре һәрчакта үз эшенә тугры, гадел булды, Туган илгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт итте», — ди Песошин. Ул авыр, ләкин мактаулы хезмәт, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлеш өчен республика җитәкчелеге рәхмәт белдерүен әйтте.

«Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Сезгә һәрвакыт һөнәри уңышлар юлдаш булсын», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100