news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан халкын Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Иминлек органнары һәрвакытта да дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды, дип искәртте Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин Татарстан халкын Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм», — диелә мөрәҗәгатьтә.

ТР Премьер-министры искәрткәнчә, иминлек органнары һәрвакытта да дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион төзелешнең кагылгысызлыгын, Россиянең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау сезнең өчен изге бурыч һәм мактаулы вазифа булып тора.

«Һөнәри бурычка тугрылык, намус белән эш итү сезгә үзегезгә йөкләнгән вазифаны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. Сезгә кайчагында, гомерегезне куркыныч астына куеп, югары әзерлек дәрәҗәсе, киң белем, рухи көч кенә түгел, ныклык һәм батырлык таләп иткән карарлар да кабул итәргә туры килә», — диде Песошин.

Аның сүзләренчә, үзләренең бай тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннар әлеге сыйфатларны тәрбияләргә, иминлек органнарының данлыклы традицияләрен сакларга ярдәм итә.

«Республика җитәкчелеге сезгә фидакяр хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтә һәм илебезнең иминлеген тәэмин итү хакына җаваплы бурычларны алга таба да уңышлы үтәрсез дигән ышаныч белдерә. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим», — дип сүзен төгәлләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100