news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Татарстан халкын Химиклар көне белән котлады

"Татарстан данлы фәнни традицияләргә һәм югары сәнәгать потенциалына ия", – диелә котлау хатында.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Химиклар көне белән котлады.

"Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән тәбрик итәм!

Гадәттәгечә, майның соңгы якшәмбесендә без нефть, газ, химия комплексында эшләүчеләрнең хезмәтен билгеләп үтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз, тармак ветераннарын хөрмәтлибез, галимнәрне тыңлыйбыз, укучыларга– булачак профессионалларга нәсыйхәт бирәбез.

Безнең республикада бу көн уңаеннан берничә ел рәттән тантаналы чаралар үткәрелә. Татарстан данлы фәнни традицияләргә һәм югары сәнәгать потенциалына ия. Бу үз чиратында илнең икътисади үсешен һәм аның финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә зур уңышлар телим!" – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot