news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан халкын хәрби-интернационалистлар көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры яшь буынны ветераннар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

Алексей Песошин Татарстан халкын хәрби-интернационалистлар көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе чит ил сугышлары һәм конфликтлары Россиядә яшәгән 100 меңләгән кеше язмышына кагылды, диде.

  • Хәрби-интернационалистларны искә алу көне 15 февральдә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнне билгеләп үтелә. Бу көн 2011 елдан башлап рәсми төстә бәйрәм ителә.

«Әфганстанда гына да 15 мең чамасы кеше һәлак булды. Безнең ил әләме астында хәрби-интернациолистлар сугышкан башка «кайнар нокталар» да булды», – диде ул.

Хәрби конфликтларда катнашучылар батыр һәм нык булуларын күрсәтте, бүген алар һәлак булган иптәшләрен искә ала, диде Песошин. «Алар безнең гражданнарның исендә мәңге саклана һәм хөрмәткә лаек!» - диде ул.

«Һәлак булган хәрбиләрнең батырлыгы алдында баш иям. Без хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, һәлак булганнарның гаиләләре турында онытырга тиеш түгел», – диде Премьер-министр. Ул ветераннарны кайгыртырга һәм аларга игътибарлы булырга, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

Татарстан Премьер-министры Ватаннарыннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Татарстан хәрбиләрен котлады һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. Шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100