news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте әгъзалары белән илкүләм проектлар турында фикер алышты

Татарстанда барлыгы 13 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, шуларның уникесенең өстенлекле юнәлеше бар.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика вице-премьерлары һәм министрлары белән Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү чаралары хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Татарстанда барлыгы 13 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, шуларның уникесенең өстенлекле юнәлеше бар. 

Өстенлекле юнәлешләр арасына, аерым алганда, демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, халыкара кооперация һәм экспорт керә. Моннан тыш, алар арасында имин һәм сыйфатлы юллар, цифрлы икътисад, мәдәният, экология, торак һәм шәһәр мохите кебек юнәлешләр дә бар.

Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Ул 2024 елга кадәр ил алдында торган максатлар һәм стратегик бурычларны билгеләде.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, икътисад министры Фәрит Габделганиев, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100