news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы утырышында катнашты

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында узып барган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм 2019 елга планнар билгеләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Песошин Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш министрлыгы куелган бурычларны үтәде, - диде. ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе чираттагы тапкыр үз нәтиҗәлелеген раслады.

ТР Премьер-министры 2018 елда гадәттән тыш хәлләр саны, шулай ук аларда һәлак булучылар саны кимүен билгеләп үтте. Шулай ук янгыннар саны кимүе дә теркәлгән. Сигезенче ел рәттән урманнарда зур янгыннар булдырылмаган.

«Янгыннарда имгәнгән һәм һәлак булучылар саны арткан. Су объектларында һәлакәтләр һәм корбаннар саны кимегән. Киләсе елда бу актив эш таләп итә торган юнәлешләр», - диде Алексей Песошин.

2018 елда министрлык эшчәнлеге уңай бәяләнә, диде ТР Премьер-министры. «Сезнең ведомствоның һәрвакыт төгәл эшләве, югары профессиональлек күрсәтүе, шулай ук ихтыяҗ булганда эшкә иҗади карау һәм югары нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтәсе килә».

Коллегия азагында Алексей Песошин ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100