news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан фермерларының авыл хуҗалыгы ярминкәсен карады

Казандагы Агропаркның ярминкә мәйданчыгына продукцияне Саба районы фермерлары, шулай ук «Татмелиорация» компаниясе бүлекчәләре алып килгән.

Алексей Песошин Татарстан фермерларының авыл хуҗалыгы ярминкәсен карады
Надежда Гордеева

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Хөкүмәт башлыгын республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде.

Песошин сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сәүдәнең барышы белән кызыксынды. Ул шулай ук азык-төлекнең бәяләре һәм ассортименты белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күп төрле товарлар, шул исәптән бәрәңге һәм яшелчә, ит, балык, казылык, сыр, он, ярмалар, бал, май, йомырка, сөт продуктлары, шикәр комы һәм башка әйберләр тәкъдим итүен күрде.

Премьер-министрга «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгына Саба районы фермерлары, шулай ук «Татмелиорация» компаниясенең 42 бүлекчәсе үз продукциясен китерүләрен хәбәр иттеләр.

«Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин шәһәр халкының яшелчә һәм иткә аеруча ихтыяҗы зур булуын сөйләде.

Быел Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә ачылды һәм һәр шимбә көнне уза. Аларның эше яңа елга кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100