Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин төбәкләрдә җылылык бирүгә әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты
Барлык субъектлар белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Алексей Песошин 2017-2018 елларга төбәкләрдә җылылык бирүгә әзерлек буенча видеоконференция элемтә режимында узган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Барлык субъектлар белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Селектор киңәшмәдә Татарстанны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов та катнашты.
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак төбәкләрдә узган елга караганда җылылык бирүгә әзерлек буенча уңай динамика күзәтелүен, шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә кимчелекләр барлыгын җиткерде. Ул бу мәсьәләне төбәк башлыкларына үз контрольләренә алуны йөкләде.
Белешмә өчен: Татарстанда бүгенге көндә барлык торак йортлар һәм социаль объектларда җылылк тулысынча бирелгән, җитди кимчелекләр күзәтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз