news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Сычуани Инь Ли губернаторын Татарстанга чакырды

ТР Премьер-министры Россия һәм Кытай регионнары арасында хезмәттәшлекнең төрле вариантларын карарга тәкъдим итте.

Алексей Песошин Сычуани Инь Ли губернаторын Татарстанга чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Сычуань Кытай провинциясе губернаторы Инь Ли әфәндене Татарстанга чакырды. Кытай провинциясе губернаторы чакыруны кабул итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Ченду шәһәрендә "Бер пояс – бер юл" проекты кысаларында узды.

Алексей Песошин Татарстанның географик һәм икътисади өстенлекләре, аның күпмилләтле халкы һәм үсеш алган сәнәгате, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәләре туурында сөйләде.

Алексей Песошин Инь Лины Татарстанга чакырды. "Хөрмәтле Инь Ли әфәнде, сезне һәм Сычуань провинциясе делегациясен, республикабызның туристик һәм инвестицион потенциалы белән танышу һәм безнең регионнар арасында уртак хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен карау өчен, Татарстан Республикасына чакырам". Әңгәмәдәш бу чакыруны бик теләп кабул итүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot