Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Сычуань халыкара форумында чыгыш ясады
ТР Премьер-министры эш сәфәре белән Кытайга килде.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин «Бер пояс – бер юл» проекты кысаларында туганлашкан төбәк һәм шәһәр башлыкларының беренче халыкара Сычуань форумында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, шулай ук Кытай һәм РФ төбәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары үсеш дәрәҗәсен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быел Кытай Халык Республикасы төзелүгә 70 ел тула. Кытайның алга таба да уңышлы үсеш кичерүен һәм чәчәк атуын теләп калам. Быел шулай ук илләребез арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең дә 70 еллыгы билгеләп үтелә. Шунысын да искәртәсем килә: 2019 ел һәм киләсе 2020 ел илләребез арасында Төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде», - диде Песошин үзенең сәламләү сүзендә.
ТР Премьер-министры Чэнду шәһәрендә халыкара форумны үткәрү Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Сычуань форумы ике яклы гамәли хезмәттәшлекне үстерүдә төбәк элемтәләрен тирәнәйтү максатыннан уздырыла. Анда Кытай һәм Россиядән тугандаш төбәкләр һәм тугандаш шәһәрләрнең вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз