news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин су биоресурсларын куллануны җайга салу буенча очрашу уздырды

Татарстан Премьер-министры Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов белән очрашты.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчелеге белән су биоресурсларын куллануны үзара җайга салу турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу республика Хөкүмәт йортында уза.

Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов белән күрешү вакытында сүз хезмәттәшлекне киңәйтү турында барды. Балык тармагына инвесторларны җәлеп итү өчен хокукый базаны камилләштерү турында да сөйләшенде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot