news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Социалистик Хезмәт Герое Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты

Казан моторлар төзелеше заводының элеккеге директоры Петр Витер оборона сәнәгатен оештыруда тиңдәшсез оештыручы булган.

Алексей Песошин Социалистик Хезмәт Герое Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан моторлар төзелеше заводының элеккеге директоры, Социалистик Хезмәт Герое Петр Витерга истәлек билгесе ачуда катнашты.

“Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзелеше заводының элеккеге директоры Петр Витер оборона сәнәгатен оештыруда тиңдәшсез оештыручы, аның исеме белән машина төзелешендә данлы эшләр бәйле”, – дип билгеләп үтте тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин аның биографиясен искә алды. Бөек Ватан сугышында авиамеханик булган Петр Витер 1946 елда Харьков авиация институтында элек башланган укуын тәмамлый, аннан авиатөзелеш һәм двигательләр төзү эшенә ныклап керешә. Аның двигательләрендә Ту-154, Ил-62, Ил-86 самолетлары оча. Аның җитәкчелегендә газ кудыру станцияләре өчен двигательләр төзүгә нигез салына.

Алексей Песошин әлеге истәлекле билгене булдыруда көч куйган предприятие, оешма, иҗат коллективларына зур хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Аерым хөрмәт сүзләре Петр Витер кебек тиңдәшсез хезмәт куйган ветераннарга һәм шулай ук Казан моторлар төзелеше заводының элеккеге директоры, Социалистик Хезмәт Герое Петр Витерның кызы һәм оныгы исеменә яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100