Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш территориясе проектлары буенча киңәшмә үткәрде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсешенә проектлар урнаштыру буенча киңәшмә уздырды.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә проектлар урнаштыруга килешү гаризаларын карау буенча чираттагы киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференция режимында узган чарада Чаллы шәһәре хакимияте һәм башка дәүләт органы вәкилләре катнашты.
Комиссия утырышын ачып, Алексей Песошин 18 миллиард сумнан артык гомуми инвестиция күләме белән 13 гаризаның "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә кабул итүгә хуплануын искә төшереп узды.
Комиссия әгъзаларына “Чишмә” җәмгыятенең (”Райю” компанияләре төркеменә керә) имитацияләнгән уылдык, кош ите һәм балык эшкәртү буенча инвестиция проекты тәкъдим ителде.
Компаниянең башкарма директоры киңәйтелгән бизнес-план проектын тәкъдим итте. Анда, аерым алганда, 77 яңа эш урыны булдырып, җитештерүне 1,5 гектар мәйданда алып бару күзаллана.
Комиссия әгъзалары бердәм рәвештә компания белән килешү төзеп, әлеге инвестиция проектын алга таба "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә урнаштыру өчен тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз