news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин шәһәр һәм районнарга ягу сезонына әзерлекне башларга кушты

2018-2019 елгы ягу сезонында республикада кайбер муниципалитетлар әзерлек паспортларын вакытында алырга өлгермәгән булган.

Алексей Песошин шәһәр һәм районнарга ягу сезонына әзерлекне башларга кушты
М.Захаров/архив

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда 2018-2019 елгы ягу сезонына әзерлек билгеләнгән вакытта узган. Шул ук вакытта, кайбер муниципалитетларда әзерлек паспортлары алуга бәйле проблемалар булган. Алар арасында Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә бар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында узган утырышта шундый мәгълүматлар китерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән киңәшмә 2018-2019 елгы ягу сезонында республика җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслары оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук алдагы ягу сезонына планнар билгеләүгә багышланды.

Алексей Песошин сүзләренчә, 2018-2019 елгы ягу сезонына әзерлек билгеләнгән вакытта төгәлләнгән. Ягу сезоны аварияләрсез үтсен өчен энергия белән тәэмин итү оешмалары, табигый газны кулланучылар һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан табигый газ белән тәэмин итү буенча килешүләр төзелде, дип искәртте республика Министрлар Кабинеты башлыгы.

Шул ук вакытта, ТР Дәүләт торак инспекциясе ягу сезонында 1,6 меңнән артык торак-коммуналь хуҗалык объектын тикшергән һәм 1,1 меңнән артык язма боерык биргән.

«Муниципалитетларның әзерлек сыйфаты ягу сезонына әзерлек паспорты алу белән характерлана. Биредә кайбер җитешсезлекләр бар. 45 муниципаль берәмлекнең 36сы гына әзерлек паспорты алган. Казан, Чаллы шәһәрләре, шулай ук Әлки, Аксубай, Яшел Үзән, Тәтеш, Нурлат, Югары Ослан һәм Әлмәт районнары аны билгеләнгән вакытта алмаган», - дип искәртте Алексей Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, Ростехнадзор күрсәтмәсе бары тик Нурлат районында гына үтәлгән.

Утырыш ахырында ул алдагы ягу сезонына әзерләнү өчен барлык министрлык, ведомство һәм муниципалитетларның эшен нәтиҗәле итеп оештыру кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100