news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин “Сетевая компания” Директорлар советының күчмә утырышында катнашты

Татарстан Премьер-министры катнашында “Сетевая компания” ААҖ белән “Ростелеком” ГАҖ арасында энергосервис килешүен имзаладылар.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” Директорлар советының күчмә утырышы узды. Анда “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-производство базасы территориясендә узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Премьер-министры катнашында “Сетевая компания” ААҖ белән “Ростелеком” ГАҖ арасында энергосервис килешүен имзаладылар.

Килешүнең төп максаты - интеллектуаль исәпкә алу системасын урнаштыру юлы белән электр энергиясе югалтуларын киметү. Хәзерге вакытта электр энергиясен югалту нормативлардан артып киткән торак пунктлар сайланган. Әлеге торак пунктлар интеллектуаль исәпкә алу системалары белән тәэмин итү өчен объектлар буларак билгеләнгән.

"Сетевая компания" ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы барышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 9 аенда компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру һәм 2018 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләр каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot